Узган шимбәдә “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда “Мәктәп ярминкәсе-2013” башланды. Ул һәр ел саен әти-әниләргә балаларын мәктәпкә әзерләү процессын җиңеләйтү, уку өчен кирәкле бөтен әйберне бер урында юнәлү мөмкинлеге бирү максатында оештырыла. Тик шунысын искәртергә кирәк, быел сәүдәгәрләр мәйданга күпләп чыккан дип әйтеп булмый. Өч-дүрт урында мәктәп формалары, уку кирәк-яраклары сатучылар тәкъдим иткән ассортимент та мулдан түгел иде. Мәйданга килеп күз ташлаган әти-әниләр балаларын җитәкләп үзәк базарга яки әлеге әйберләр сатуга махсуслашкан кибетләргә китәргә мәҗбүр булды. Кайберәүләр генә килгән-килгән дип нәрсә дә булса сатып алды. Бер урында мәктәп ярминкәсе оештыру яхшы, сайлап алу мөмкинлеге дә зуррак булсын иде, диләр әти-әниләр.