Әлегә 30 баланы сөендердек

2013 елның 20 августы, сишәмбе

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында шәһәрнең “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә районыбыз авылларында аз керемле яки күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп укучыларына букчалар тапшырылды. Балаларга тәм-томнар тулы табын артында сыйлану, соңыннан күңел ачу, төрле уеннарда катнашу мөмкинлеге дә тудырылды. Барлыгы 30 бала мәктәп букчалары һәм алмаш аяк киеме йөртү өчен махсус капчыклар алды. Балалар, бүләкләргә рәхмәт йөзеннән, яңа уку елында яхшы билгеләргә генә укырга вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International