Быел сентябрь аенда Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга 70 ел тула. Ерак тарихка күз салсак, авыр сугыш елларында беренче мәртәбә Татарстан территориясендә нефть запаслары булу ачыклана. Бу байлыкны үзләштерүдә төп рольне “Татнефть” компаниясе уйный. Бүген ул – Россиянең нефть чыгару тармагында лидерларның берсе. Әлеге эре компаниянең эш нәтиҗәсе, һичшиксез, ил, шул исәптән республикабызның икътисади тотрыклылыгын тәэмин итә. “Татнефть” ААҖ республикада социаль сәясәтне ныклы алып баруга да зур йогынты ясый. Соңгы елларда күп кенә социаль учреждениеләр калкып чыгу, ярдәмгә мохтаҗларга кул сузу максатындагы төрле программалар – моның ачык мисалы. Быел юбилей уңаеннан “Татнефть” тагын бер социаль чара оештырды. Ул ветераннар һәм яшь буынга матди ярдәм күрсәтүне үз эченә ала. Моңа нефть чыгару тармагына зур өлеш кертүче зәйлеләр дә лаек булды.
“Татнефть” ААҖ җитәкчелеге карары белән районның “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче ветераннар хорына костюмнар тектерү өчен – 400 мең, балаларга спорт костюмнары, инвентарьлар алу өчен 3 миллион сумлык сертификатлар бирелде. Аны Югары Шепкәдә “Ләйсән” балалар бакчасын ачу тантанасында район башлыгы Татьяна Воропаевага “Елховнефть” нефть һәм газ табу идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хәлимов тапшырды. Шул рәвешле, нефтьчеләр ике күңелле вакыйга ясады, чөнки әлеге бакчаны төзекләндерүгә дә матди ярдәмне районга алар күрсәтте.
– “Татнефть” ААҖ җитәкчелегенең төп принцибы халык нефть өчен түгел, ә нефть халык өчен дип атала. Шуңа күрә компания социаль ориентирга йөз тотып эшли. Соңгы елларда социаль сәясәткә аеруча зур игътибар бирелә. Шуның нәтиҗәсендә республиканың шәһәр-районнары күзгә күренеп үзгәрә, матурлана. Аеруча республиканың көньяк-көнчыгышында нефть чыгару эше гөрләп барган территорияләрдә шәһәр-авыллар заманча төс ала, төрле социаль учреждениеләр калка. Мәсәлән, Зәй районында гына без соңгы елларда 7 балалар бакчасын, музыка мәктәбен төзекләндерүгә матди ярдәм күрсәттек һәм бу алга таба да дәвам итәчәк, – дип ассызыклады Рөстәм Хәлимов, сертификатларны бүләк итеп.
Зәйлеләр нефтьчеләрнең матди ярдәмен башка күп кенә өлкәләрдә дә даими тоеп яши. Өлкәннәр әлеге тармакта куйган хезмәтләре җимеше шул рәвешле әйләнеп кайту белән горурланса, яшь буын үзләренең аң-белем, үсеше өчен тудырылучы уңай шартларга лаеклы булып үсү максатын куя. Бүләк-сертификатларны олысы-кечесе мул алкышларга күмеп, тирән рәхмәт хисләре белән кабул итте. Тиздән алар ветераннарыбыз өчен дә, яшьләребез өчен дә актив яшәү рәвеше максатында кулланылачак.