Бала иминлеге – иң мөһиме

2013 елның 19 августы, дүшәмбе

Юлларда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы чаралар – күрү шәһәрдә көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Бала катнашында соңгы юл-транспорт һәлакәтендә гомер өзелү моны аеруча кискенләштерде. Шәһәрдә юл билгеләрен, зебраларны яңарту, профилактик чараларны көчәйтү эше бара. 15 августтан старт алган “Игътибар балалар!” акциясе кысаларында белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре тирәсе ныклы күзәтүгә алынды.

 Дәүләт автоинспекциясе эш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, август яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен иң куркыныч айлардан исәпләнә. Мәсәлән, узган ел Татарстанда җәй буена юл һәлакәтләрендә 12 бала үлгән, шуларның 6сы август аенда. Быел исә ике айда 8 баланың гомере өзелгән, хәзер бөтен игътибар август аенда балалар катнашындагы һәлакәтләрне булдырмауга юнәлтелә. Шуңа күрә, әти-әниләрдән, балалардан, машина йөртүчеләрдән аеруча сак булу сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International