Яңа елны балалар гына түгел олылыр да бик теләп көтеп алалар. 2015 елда күп вакыйгалар булып үтте һәм алар барысы да тарихка кереп калачак. “Яңа шәһәр” территориаль үзидарәсе тарафыннан да бик күп чаралар, очрашулар һәм кичәләр үткәрелде.
Район башлыгы Разиф Кәримов масса-мәглүмат чаралары белән пресс-конференция үткәрде. Ул Зәй башка шәһәрләр белән чагыштырганда кечерәк булуга карамастан проблемаларның күп икәнен исбатлады.
2015 елга сыер савучылр бәйгесе үткәрү өчен 570 мең сум акча каралган иде. Ул көнлек савымны арттыручыларга бирелә. Январь, февраль, март айларында савучыларга 500 мең сум премия бирделәр.
Зәй яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан политехник колледжның тулай торагында яшәүче студентлар арасында “Иң яхшы егетләр бүлмәсе”, “Иң яхшы кызлар бүлмәсе” конкурсы уздырылды. Конкурс бүлмәдәге тәртип һәм чисталык, бүлмәнең Яңа ел бәйрәменә бизәлеше буенча 5 баллы система буенча бәяләнде.
Юл кичүен ачуга барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләре чакырылган иде. Кичү 10 елдан артык эшләмәде. Инде юл кичү күпере төзелә башлагач аның кирәклеге көн кебек ачык иде. Чөнки Мирный бистәседәге юл бик нык тыгызланды һәм күп очракта аварияләр китереп чыгаруга сәбәпче булды.
Бүген, 25 декабрь көнне Казан шәһәрендә республика муниципаль берщмлекләренең Х съезды үтәчәк. Анда Зәй районыннан Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация катнаша. Шулай ук Иске Маврино ёщм Гулькин авыл җирлекләренә машина ачкычлары да тапшырылачак.
Зәй районында өч һәм аннан да күбрәк савым сыеры тоткан шәхси хуҗалыкларга савым аппараты тапшырдылар. Аны район башлыгы Разиф Кәримов бүләк итеп бирде. Бүләкләү Сәвәләй авылы мәдәният йортында терлекчелектә еллык эшкә нәтиҗә ясау кыссаларында үтте.
23 деабрьдә Якты күл авылы мәдәният йортында яңа ел чыршысын ачтылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре “Маймылның яңа ел маҗаралары” дигән күренеш күрсәттеләр
20 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә яшьүсмерләр арасында хоккей буенча календарь уеннары үтте. Нәтиҗәләр буенча Зәйнең “Вектор –Н” командасы Түбән Камалыларның “Беркут” командасын 5:0 исәбе белән җиңүгә иреште
2015 елның 23 декабрендә Үзәк китапханәдә Яңа елга багышланган “Шатлыкта, дуслыкта Яңа елны каршылыйк” дип аталган бәйрәм үтте. Бәйрәмгә “Надежда” һәм әдәби-музыкаль клубының “Поэзии и музыки серебряные струны” әгъзәләре, китапханәнең актив укучылары катнашты