Яшь хоокейчылар очко җыялар

2015 елның 25 декабре, җомга

20 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә яшьүсмерләр арасында хоккей буенча календарь уеннары үтте. Нәтиҗәләр буенча Зәйнең “Вектор –Н” командасы Түбән Камалыларның “Беркут” командасын 5:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Шулай ук 20 декабрьдә “Яшьлек” боз сараенда 2003 елгы хоккей командалары арасында календарь уеннары үтте. Анда Зәй һәм Яр Чаллы командалары ярышты. Уен безнекеләр файдасына 4:0 исәбе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International