Үзәк китапханәдә яңа ел күренеше

2015 елның 25 декабре, җомга

2015 елның 23 декабрендә Үзәк китапханәдә Яңа елга багышланган “Шатлыкта, дуслыкта Яңа елны каршылыйк” дип аталган бәйрәм үтте. Бәйрәмгә “Надежда” һәм әдәби-музыкаль клубының “Поэзии и музыки серебряные струны” әгъзәләре, китапханәнең актив укучылары катнашты. Кунаклар кичәне алып баручы белән 20 нче гасырның 80 – че елларына сәяхәт иттеләр. Олы яшьтәге укучыларыбызга сюрприз булып “Бременские музыканты” мультфильмы геройлары чыгышы бик ошады. Мавктыргыч күңел ачу программасы, уеннар, биюләр һәрбер кешенең күңеленә хуш килде. Кичә чәй табынында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International