Зәй районында өч һәм аннан да күбрәк савым сыеры тоткан шәхси хуҗалыкларга савым аппараты тапшырдылар. Аны район башлыгы Разиф Кәримов бүләк итеп бирде. Бүләкләү Сәвәләй авылы мәдәният йортында терлекчелектә еллык эшкә нәтиҗә ясау кыссаларында үтте. Яңа техникага паспортны Аксар, Түбән Лоҗы, Югары Баграж, Югары Лоҗы, Югары Нәлем, Имәнлебаш, Дүрт Мунча, Пусташит, Ирнә, Поручик, Канаш, Сәвәләй, Кәдек, Сармашбаш һәм Алексеевка авыллары терлекчеләре алды.