ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2025 ел
дүшәмбе
2025 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 4-11 сыйныфларында татар төркемнәре укучылары арасында туган татар теле буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
15-16 мартта Ульян шәһәрендә киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды, анда 20 шәһәрдән 400 гә якын спортчы катнашты. Зәй шәһәрен Татарстан Республикасы командасы составында тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр тәкъдим итте.
15 мартта Яңа шәһәрдә әһәмиятле вакыйга булды. Урман массивында берьюлы берничә мөһим датага: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Зәй районында Хәтер һәм дан елы, легендар Олимпия чемпионы Федор Петрович Симашевның 80 еллыгына багышланган чаңгы марафоны узды!

15
март, 2025 ел
шимбә
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре һәм ветераннары! Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Бу мөһим тармакларда эшләүчеләрнең эшчәнлеге гаять зур әһәмияткә ия һәм безнең һәрберебезгә турыдан-туры кагыла. Хәзерге кешенең тормышын сыйфатлы көнкүреш хезмәте күрсәтүдән, ышанычлы эшләүче торак-коммуналь комплексыннан башка күз алдына да китереп булмый.

14
март, 2025 ел
җомга

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә яки социаль куркыныч хәлдә булган балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен «Яңа мөмкинлекләр үзәкләре – 2025» грант конкурсы игълан ителде.

Бүген С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә 3нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучылары өчен «Боевой карандаш» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция узды. Очрашу Бөек Ватан сугышы елларында үз әсәрләрен иҗат иткән рәссамнарның иҗатына багышланды. Чарага тарихи вакыйгаларны, тарихтагы иң канкойгыч сугышны кичергән кешеләрнең фаҗигаләрен һәм батырлыкларын чагылдырган махсус картиналар җыелмасы әзерләнгән иде.
2020 елдан Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү «Үсеш ноктасы» үзәге эшли. 2024 елда гимназиядә укучыларның социаль активлыгын стимуллаштыру максатында "Нур" матбугат үзәге эшли башлады. Әлеге проект уку эшчәнлегенә иҗади һәм актив мөнәсәбәт тәрбияләүгә, гуманистик принциплар һәм кыйммәтләр аңын формалаштыруга, шулай ук көндәлек тормышта этик нормаларны үтәү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында түбәндәге чараларга гаризалар кабул итә башлады:
12-13 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Атказанган спорт мастеры И.С.Үтробин призы» республика чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Зәйдән олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары катнашты.
Зәй шәһәренең 9 нчы коррекцион мәктәп-интернатында Ватанны саклаучылар елына багышланган «Синең исемең, каһарман, данлыйбыз» дигән музей дәресе узды. Күңел җылысы белән сугарылган очрашу балалар өчен батырлык дәресе генә түгел, ә батырның үзе белән күзгә – күз очрашу мөмкинлеге дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International