15 мартта Яңа шәһәрдә әһәмиятле вакыйга булды. Урман массивында берьюлы берничә мөһим датага: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Зәй районында Хәтер һәм дан елы, легендар Олимпия чемпионы Федор Петрович Симашевның 80 еллыгына багышланган чаңгы марафоны узды! Укучылар, студентлар, предприятие хезмәткәрләре, авыл халкы, пенсионерлар һәм чаңгы спортының чын энтузиастлары стартка чыкты. Бу спортка карата чын бердәмлек, рухи көч һәм мәхәббәт бәйрәме иде!
Чара "Физик культура һәм спортны үстерү" дәүләт программасы максатларын үтәүгә юнәлдерелгән иде.Программаның иң мөһим бурычларыннан берсе - халыкны физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, бу сәламәтлекне ныгытуга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә. Бу искиткеч көн өчен барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт.