Зәй чаңгычылары «Атказанган спорт мастеры И.С.Үтробин призы» республика ярышларында

2025 елның 14 марты, җомга
12-13 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Атказанган спорт мастеры И.С.Үтробин призы» республика чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Зәйдән олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе спортчылары катнашты. Индивидуаль узышта 3 км ирекле стиль белән Тихонова Азалия 2009-2010 елгы кызлар арасында 1 урынны яулады. 10 км узышта Нехаев Данил 2007-2008 елгы егетләр арасында 1 нче урынны яулады. Команда спринтында кызлар арасында Козенкова Софья, Пылаева Софья, Кошенкова Анастасия 1 урынны яуладылар.Гомуми нәтиҗәләр буенча Зәй командасы 4 нче урынга чыкты. Спортчыларны тренер-укытучылар: Габидуллин Ракиф Марсович, Колесов Сергей Владимирович, Худяков Юрий Линович әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International