ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2020 ел
җомга
Россия юристлары ассоциациясе онлайн-режимда IV Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант үткәрәчәк. Атна дәвамында, 3-10 декабрь көннәрендә, Россиянең һәр гражданы "юридиктант.рф" сайтында үзенең юридик белемнәрен тикшерә алачак.
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Икътисади совет утырышы узды, анда «Зәй урманчылыгы» ДКУнең 2020 елның 10 аендагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнары каралды.

26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Югары Пәнәче авылы җирлегендә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, аның урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич һәм районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды.

Бүген аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучылар һәм укытучыларның тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре буенча Таҗетдин Ялчыгол исемендәге V төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды.
“Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технология гамәлгә ашыруны дәвам итә.
22-25 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә 2004-2005, 2006-2007 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы шәхси беренчелеге узды, анда «Барс» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләр күрсәтте:
Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Бу турыда ТР премьер-министры Алексей Песошин имзасы белән Республика Хөкүмәте карары дөнья күрде. Аерым режим 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр игълан ителә.
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Контроль-касса техникасын куллану турындагы законнар нигезендә * 01.02.20021 елдан түбәндәге салым салу системаларын кулланучы индивидуаль эшкуарларның (подакцизлы товарлар белән сәүдә итүче индивидуаль эшкуарлардан тыш) касса чегында товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) атамасын һәм аларның санын күрсәтү бурычы туа:

25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы 2020 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты:  «Энергетик» мәдәният йорты мәйданы, Зәй район үзәк хастаханәсе корпусы, «Теремкәй» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, «Зәй» спорт мәктәбе, 4 нче микрорайонда төзелеп килүче 24 фатирлы йорт, ведомстводан тыш сак бүлеге бинасы, Имәнлебаш авылындагы фельдшер акушерлык пунктында булды.

Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International