Бүген Югары Пәнәче авылы җирлегендә Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, аның урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич һәм районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинарда катнашучылар Мәрдәмшин крестьян-фермер хуҗалыгының атларда йөрү, Шакиров крестьян-фермер хуҗалыгының яшь чебиләр үстерү урыннарын карадылар. Шулай ук Урта Пәнәче авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау буенча башкарылган эшләр белән таныштылар, Югары Пәнәче авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларга куелган яңа һәйкәлне карадылар. Семинарның пленар өлеше Югары Пәнәче авыл мәдәният йортында Кәримов Разиф Галиевич җитәкчелегендә үтте. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2020 елда үзара салым кысылында башкарылган эшләр һәм 2021 елга куелган планнар турында; авыл җирлекләрендә салым кереме; авыл җирлекләрендә яшәүче өлкәннәрне диспансерлаштыру һәм вакциналаштыру буенча чаралар турында; район мәгариф учреждениесе - эшчәнлеге турында (авыл җирлекләре буенча), газета-журналларга язылу компаниясе турында. Шулай ук авыл кешеләренә хезмәт базарында булган хәл, үзмәшгульлек, грантлар буенча мәгълүмат җиткерелде; торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә килеп туган һәм кирәк булмаган пай җирләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Нәтиҗә ясап, район башлыгы Разиф Кәримов семинарда катнашучыларны барлык күтәрелгән мәсьәләләр буенча эшне активлаштырырга чакырды.