"Мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы" буенча киңәшмә үтте

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов «Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» темасына киңәшмә үткәрде. Докладлар белән «Тылсымлы әкият», «Урман әкияте», Югары Нәлем, Сарсаз-Баграж, Якты Күл төп гомуми белем бирү мәктәпләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Киңәшмә барышында хезмәт шартларының һәм хезмәтне саклауның торышы, инструктажлар үткәрү, хезмәткәрләр тарафыннан хезмәтне саклау таләпләрен белүгә тикшерү уздыру, белем бирү процессының куркынычсызлыгын тәэмин итү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, медицина караулары һ.б. мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International