Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Икътисади советның чираттагы утырышы узды
2020 елның 27 ноябре, җомга
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Икътисади совет утырышы узды, анда «Зәй урманчылыгы» ДКУнең 2020 елның 10 аендагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре һәм 2021 елга перспектив планнары каралды. Доклад белән «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкче - урманчысы урынбасары Вахтерова Татьяна Николаевна чыгыш ясады. «Зәй урманчылыгы» ДКУ Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждение булып тора һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә дәүләт функцияләрен гамәлгә ашыру, җәмгыятьнең урманнарга һәм урман ресурсларына булган ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен урманнардан рациональ һәм өзлексез файдалануны тәэмин итү максатларында оештырылган. «Зәй урманчылыгы» ДКУ урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 2020 елның 1 гыйнварына 58897 га тәшкил итә, шулардан 55876 га урман белән капланган. «Зәй урманчылыгы» ДКУда 34 кеше эшли, шуларның 24е - дәүләт урман инспекторлары, алар урманчылык урманнарында федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыра. Урманчылык территориясендә 2011 елдан 2020 елга кадәр урман янгыннарын булдырмауга ирешкәннәр. Моңа Рослесхозның (ИСДМ-Рослесхоз) дистанцион мониторинг мәгълүмат системасын куллану юлы белән көн саен космик мониторинг та ярдәм итә. «Зәй урманчылыгы» ДКУда 3 мәктәп урманчылыгы эшли. Инженер-техник хезмәткәрләр уку елы дәвамында теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрә. Агымдагы елның февралендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Урман музеена бару оештырылган. Икътисади совет әгъзалары фикер алыштылар. Утырышны йомгаклап, район башлыгы Разиф Кәримов урманнарны яңадан торгызу һәм корыган агачлардан чистарту буенча үз киңәшләрен бирде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз