20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Бу турыда ТР премьер-министры Алексей Песошин имзасы белән Республика Хөкүмәте карары дөнья күрде. Аерым режим 2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр игълан ителә. Чикләүләр яңа ел бәйрәм чараларының, гражданнарның тормыш һәм сәламәтлеге, физик һәм юридик затларның, дәүләт һәм муниципаль милекнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында кертелә. Режим гамәлдә булган вакытта 1-3 класслы пиротехника әйберләрен (бенгаль утлары һәм хлопушкалардан тыш) куллану: - сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 м га кадәр арада; -торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар һәм автомобиль юллары чикләреннән 50 м га кадәр ераклыкта тыела. Карарда, шулай ук, янында пиротехниканы куллану тыела торган объектлар исемлеге аерым китерелә. Аңа вокзаллар, аэропортлар, метрополитен, торак фонд, кунакханәләр, тулай тораклар, хайваннар асраган хуҗалыклар, техника ремонтлана торган гаражлар, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының административ биналары, спорт һәм мәдәни объектлар, сәүдә һәм офис үзәкләре керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International