Бүген район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы 2020 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты: «Энергетик» мәдәният йорты мәйданы, Зәй район үзәк хастаханәсе корпусы, «Теремкәй» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, «Зәй» спорт мәктәбе, 4 нче микрорайонда төзелеп килүче 24 фатирлы йорт, ведомстводан тыш сак бүлеге бинасы, Имәнлебаш авылындагы фельдшер акушерлык пунктында булды. Чарада шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, подрядчы оешма һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Барлык объектларда да эшләр график нигезендә алып барыла. Район башлыгы подрядчыларның игътибарын башкарылган эшләрнең сыйфатына юнәлтте, җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде.