ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2021 ел
чәршәмбе
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы 2021 елның 9 мартыннан 19 мартына кадәр кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре, шул исәптән кулланучының товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына, хосусыйлыкны яклау, рациональ куллануны оештыру турында тиешле мәгълүматны ачу мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» үткәрә.
Бүген район башлыгы вазифаларын башкаручы Валерий Акатьев «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ ен Ford Q1 статусы белән бүләкләү тантанасында катнашты.

4-9 нчы март көннәрендә район мәгариф оешмаларында «Туган як тарихы» дип исемләнгән музей видеодәресе муниципаль конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты: үз Ватаныңа карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү, патриотик хисләр тәрбияләү, үз Ватаның өчен горурлык хисе формалаштыру иде.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

9 мартта «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә студентлар арасында чаңгы буенча Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы узды.

6 мартта Аксар авылында авыл гомуми белем бирү мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча беренчелек үтте.

6 мартта Аксар авылында «Сәламәтлек» спартакиадасы исәбенә авыл җирлекләре командалары арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси-команда беренчелеге булып узды.

7
март, 2021 ел
якшәмбе
4 мартта Түбән Биш авылы мәдәният йортында районыбызда игълан ителгән Туган як елы кысаларында күренекле якташлар белән очрашу кичәсе узды.

6
март, 2021 ел
шимбә
Бүген «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

5 март көнне шәһәр мәдәният йортының тамаша залында «Сөйкемле хатын-кызлар өчен» дигән бәйрәм программасы үтте.

Хөрмәтле зәйлеләр! Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, апалар! Сезне 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яз башында без күңел җылысына бай матурлык бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу көн һәрвакыт мәхәббәт, хыял һәм өметне гәүдәләндерә. Хатын-кызларыбыз эшләмәгән бер тармак та юк, алар һәрвакыт уңышка ирешә, шул ук вакытта мөлаем, ягымлы, сөйкемле булып кала беләләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International