Район башлыгы вазифаларын башкаручы В. Г. Акатьев машина төзүчеләрне югары бүләк алулары белән котлады

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бүген район башлыгы вазифаларын башкаручы Валерий Акатьев «Аккурайд Уилз Руссиа» ҖЧҖ ен Ford Q1 статусы белән бүләкләү тантанасында катнашты. Валерий Григорьевич завод җитәкчелеген һәм коллективны район башлыгы Разиф Кәримов һәм барлык зәйлеләр исеменнән югары бүләк алулары белән котлады һәм аларга эшне автоҗитештерүченең логистикага булган таләпләренә һәм әйләнә-тирә мохитне саклау нормаларына туры китереп оештырулары өчен зур рәхмәт белдерде. Ул шул ук вакытта Аккурайдның Америка, Европа, Азиядәге дистәләгән корпорацияләре арасында Зәй мәйданчыгы- Ford Q1 статусына ия булган беренче завод,- дип билгеләп үтте. "Аккурайд Уилз Руссиа" ҖЧҖ районга Татарстан Республикасында көпчәкле продукция җитештерүче бердәнбер оешма буларак та, 2020 ел нәтиҗәләре буенча иң югары уртача хезмәт хакы түләүче система һәм бюджет барлыкка китерүче предприятие буларак та кадерле. Тәэмин итүчеләрнең Ford глобаль системасына керүе заводка яңа проектларга заказлар алганда өстенлекләр бирәчәк. Димәк, коллективның яңа заказлары булачак һәм яңа технологияләр кертеләчәк, тотрыклы эш, хезмәт хаклары артачак, ә бу район бюджетын тагын да тулыландыруга нигез булып тора, шуның нәтиҗәсендә - төзекләндерелгән урамнар, юллар, халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын арттыру, торак-коммуналь хуҗалык, физик культура һәм спорт, яшьләр сәясәте, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм башка муниципаль программаларны тормышка ашыру да зур ярдәм булачак. Коллектив яңа статуска лаеклы булыр, район һәм республика җитәкчелегенең ышанычын аклар!»- диде Валерий Григорьевич үзенең котлау чыгышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International