Кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча «Кайнар линия" эшли

2021 елның 10 марты, чәршәмбе
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы 2021 елның 9 мартыннан 19 мартына кадәр кулланучыларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре, шул исәптән кулланучының товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына, хосусыйлыкны яклау, рациональ куллануны оештыру турында тиешле мәгълүматны ачу мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» үткәрә. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән башлап 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Кайнар линия» телефоннары аша ала аласыз. Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге телефоны: 8 800 555 49 43, "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ филиалының Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы телефоны: (8553) 45-20-72, Зәй районындагы бүлекнең телефоны:(85558) 7-22-75.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International