Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Эшлекле сәфәр барышында Р. Г. Кәримов ГРЭСда ПГУ 860 төзелешендә булды, Нариманов урамы буенча юл эшләре барышы белән танышты, Җиңү проспектында элеккеге «Шифа» территориясен карады. Шулай ук графикка 4 нче микрорайонда төзелүче 24 фатирлы йорт, «Энергетик» мәдәният йорты мәйданы, «Светлячок» балалар бакчасы һәм Энергетиклар урамындагы 15 нче йорт кертелгән иде. Район башлыгы белән бергә әлеге чарада район башкарма комтеты җитәкчесе Эмиль Галиев, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хәҗипов, җаваплы хезмәт вәкилләре дә катнашты. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Р.Г. Кәримов җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирде.