Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә Асфальтта рәсем ясау көнен билгеләп үттеләр
2021 елның 16 июле, җомга
Асфальтта рәсем ясау көне кысаларында С.Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә ишегалды лагере балалары өчен «Без асфальтта рәсем ясыйбыз» дигән җәйге бәйрәм үткәрелде. Кешелек тарафыннан күп кенә гадәти булмаган һәм мавыктыргыч бәйрәмнәр уйлап табылган. Алар тирә- юньдәгеләр өчен көндәлек мәшәкатьләрдән арынып торырлык шатлыклы чаралар оештырырга мөмкинлек бирә. Шундый бәйрәмнәрнең берсе 16 июльдә билгеләп үтелә торган Асфальтта рәсем ясау көне. Бу көнне теләгән әйберне ясарга рөхсәт ителә. Асфальтта үз хыялыңны яки уртак теләкләреңне сүрәтләп була. Бу бәйрәм шулай ук хәтердән начарлыкны, көенечне юарга мөмкинлек бирә. Уен формасында күңелле көй астында балалар бер-берсен кулга-кул тотынып сәламләделәр, кочаклаштылар һәм бер-берсенә елмайдылар. Катнашучылар өчен китапханәче күңелле конкурслар үткәрде: табышмаклар чиштеләр, эстафеталарда катнаштылар, асфальтта акбур белән рәсем ясадылар. Китапханәнең яшь кунаклары төсле акбурлар белән чәчәкләр, күк, кояш, салават күпере һәм башка бик күп нәрсәләр төшерделәр. Бәйрәмдә катнашучылар тырышлыгы белән асфальт сәнгать әсәрләренә әйләнде. Барлык рәсемнәр дә якты, кызыклы, ә иң мөһиме – игелекле булып чыкты. Чара күңелле биюләр белән тәмамланды, балалар татлы призлар алдылар
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз