Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләр
2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 15 июленнән 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүләргә гаризалар кабул ителә башлый. Пособие кемнәргә түләнә? Әлеге төр түләү 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга һәм төп гомумбелем бирү программасы буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә (балага агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь тулган булырга тиеш). Ул Россия территориясендә яшәүче Россия гражданнарына гаилә кереме күләмен исәпкә алмыйча гына бирелә. Кая мөрәҗәгать итәргә? Мәктәп укучыларына түләүгә гаризалар август аенда автомат рәвештә формалаштырылды. 6-18 яшьлек балаларның әти-әниләренең күпчелегенә гариза тутырырга туры килмәячәк. Гаризалар, фондта булган мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә формалаштырылып, ата-аналарның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына таратылды. Түләүне рәсмиләштерүне төгәлләү өчен ата-аналарга гаризадагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә һәм эшкәртүгә рөхсәт кенә бирергә кирәк. Гаризалар тутырганда, Пенсия фонды узган ел 16 яшькәчә балаларга пособие түләү барышында туплаган мәгълүматлар файдаланыла. Аларга гариза бирүче ата-ананың исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС), балалар турында мәгълүматлар, шул исәптән гражданлык халәте актларын теркәү бүлегеннән алынган язмалар, шәхси лицевой счет номеры һәм акча күчерелергә тиешле счет номеры керә. Шул мәгълүматларның кайберләре хәзер актуаль булмаган яисә башкаларына алмаштырылырга тиеш булган очракта, ата-ана аларга үзгәреш кертә. Агымдагы елның 11 июлендә үк инде ата-аналарның, шул исәптән узган елда гаризаларны Пенсия фондына китереп тапшырып, соңрак электрон кабинет ачканнарының да шәхси кабинетларында гаризалар күренә башлады. Чынлыкта исә гаризалар 15 июльдән карала башлый һәм 3,5 ай дәвамында – октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Түләү алуга хокуклары булган ата-аналар әлеге вакыт аралыгында гариза белән мөрәҗәгать итә алалар. Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә кабул ителә. Уллыкка алучылар һәм попечительләр гаризаны электрон вариантта тапшыра алмый, аларга Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пенсия фондында гариза теркәлгән көн гариза тапшырылган көн дип санала. Гаризалар нигездә 5, аерым очракларда 10 эш көнендә карала. Пособие кайчан түләнә башлый? Акчалар август аенда мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризада күрсәтелгән счетларына күчереләчәк. Ул Россия территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының саклык кенәгәсе яисә банк картасы булырга мөмкин. Пособие нинди сәбәпләр белән түләнмәскә мөмкин? Түбәндәге сәбәпләр пособие түләмәскә нигез була: баланың яисә гариза бирүченен Россия гражданлыгы булмау; баланың яше Указда күрсәтелгән яшь аралыгына туры килмәү; 18 яшьтән 23 яшькәчә физик мөмкинлекләре чикле баланың мәктәптә укымавы; әтинең яисә әнинең ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүе; балага карата опекунлык яисә попечительлек хокукы бетү; мәктәптә укучы яисә инвалид баланың үлеме; дөрес булмаган мәгълүмат бирү яки пособиенең моңа кадәр ата-ананың берсенә түләнүе. Түләүне кире кагу турындагы хәбәрнамә, сәбәбе күрсәтелеп, гражданнарның дәүләт порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Белешмә: Зай муниципаль районында 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче түләүгә 6 мең бала дәгъва итә.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
Зәйдә бишенче чакырылыш шәһәр Советының тугызынчы утырышы узды
Бүген Зәйдә бишенче чакырылыш шәһәр Советының тугызынчы утырышы узды.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннары ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин.
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз