Кулланылган җылылык энергиясе өчен түләү буенча белешмә

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе
Күпфатирлы йортларда кулланылган җылылык өчен исәпләнгән түләү күләме берничә факторга бәйле: 1. Тышкы һава температурасы. 2021 елның ноябрендә Зәй шәһәрендә уртача температура +1,0 °булды, декабрь аенда: -4,0 °, гыйнварда: -11,7 ° .Статистика буенча, һава температурасы бер градуска түбәнәю җылылык энергиясен куллану күләме 4,6-4,7 процентка артуга китерә; 2. Һава торышын автоматик җайга салуның төзек узеллары булу. Һава торышын автоматик җайга салу узеллары торышы турында мәгълүматны идарәче компаниядән белергә мөмкин. Җылылык белән идарә итүнең автоматлаштырылган узелы төп уңай яклары: * биналарны һәм корылмаларны җылылык белән тәэмин итү чыгымнарын сизелерлек киметү; * җылылык белән тәэмин итүнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттыру; * биналарга җылылык бирүне автоматик җайга салу; * җылылык параметрларын дистанцион тикшерү мөмкинлеге. * җылылык энергиясен куллануны исәпкә алу системасын автоматлаштыру. 3. Бина эчендәге җылыту системасы, койма конструкцияләре, тәрәзәләр, гомуми кулланылыштагы бина ишекләре тиешле хәлдә булу. Әлеге конструкцияләрнең торышы бинаның җылылык югалтулары күләмен билгели.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International