Зәйдә урманчылык буенча эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының 2021 елгы эш йомгаклары һәм 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты, киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев алып барды. «Зәй урманчылыгы» һәм «Зәй урман хуҗалыгы” ДБУ җитәкчесе Ирина Забродинаның «2021 елда эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында», урман саклау һәм яклау инженеры Лилия Вәлиеваның «2021 елгы янгын куркынычы сезоны нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында», профсоюз комитеты рәисе Александр Бычковның «2021 елга күмәк шартнамәләрнең үтәлешен карау һәм 2022 елга төзү яки аларны озайту турында» чыгышлары тыңланды. Чыгыш ясаучыларның сүзләренә караганда, 2022 елда түбәндәге төп күрсәткечләр буенча эш көчәйтеләчәк һәм дәвам иттереләчәк: аукционнар нәтиҗәләре буенча да, ТР Урман хуҗалыгы күрсәтмәләре нигезендә дә урман кишәрлекләрен арендага бирү; урман кишәрлекләрен файдалануны контрольдә тотуны көчәйтү; гражданнар белән үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү, урманнарны саклау, яклау, яңадан торгызу чараларын оештыру һәм үтәү һәм башкалар. Урман законнарын бозуларны ачыклау һәм булдырмау максатларында урманнарда дәүләт урман һәм янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыру чаралары көчәйтеләчәк. Урманнарга китерелгән зыян өчен административ штрафларның һәм салынган суммаларын түләттерү буенча төгәл чаралар күрүгә аерым игътибар биреләчәк. Киңәшмәдә катнашучылар алдында шулай ук Эмиль Эдуард улы һәм Илгизәр Наил улы чыгыш ясадылар, алар коллективларга җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм 2022 елда җитештерүне оештыруда эш дәрәҗәсен, бәя сәясәте һәм урман хуҗалыгының финанс хәленең тотрыклылыгын саклап калырга өндәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International