ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе
2 декабрьдән 4 декабрьгә кадәр Зәй шәһәренең «Старт» спорт-савыктыру комплексында авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XIX Спартакиадасы зачетына (2 зона) волейбол буенча чемпионат узды.

3
декабрь, 2022 ел
шимбә
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. 2 декабрь көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә «Мөмкинлекләре-чикле, сәләтләре- чиксез» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

2
декабрь, 2022 ел
җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты булды. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, хөкүмәттән куратор-Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнаштылар һәм авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Бүген Зәй җирле «Бердәм РОССИЯ» партиясенең кабул итү бүлмәсендә социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында дартс буенча ярыш булып узды. Ярышта 9 кеше катнашты.
1 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең сәяси советы Президиумы утырышы узды.

Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда инвалидлар декадасына багышланган "Күңел җылысы балкышы" дигән концерт узды.

Бүген инвалидлар декадасы кысаларында «Гвардия» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Виктор Никифоров «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Хәрби Дан музеенда тематик лекция үткәрде.

30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

29 ноябрь көнне кинотеатрда Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе театр әһелләре берлеге әгъзасы, «Тарлан» фильмы режиссеры Юлия Захарова белән иҗади очрашу булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International