Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда инвалидлар декадасына багышланган "Күңел җылысы балкышы" дигән концерт узды. Тантанага сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган иң актив һәм тормыш сөючән кешеләр җыелды. Чарада катнашучылар алдында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин чыгыш ясады. Музыкаль номерлар белән кунакларны "Русская душа" халык вокаль ансамбле, "Школьные годы" һәм «Заиночки» хореография ансамбльләре, Фәнүр һәм Тәслимә Миникаевлар, Александр Шамов һәм "Горячие сердца" концерт төркеме сөендерде. Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне, 1992 елның 3 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителә. Менә инде 30 ел дәвамында ул ярдәмгә мохтаҗларны, шулай ук һөнәри осталыкта, сынлы сәнгатьтә, үзешчән иҗатта, спортта сәләтле, батыр, нык кешеләрне искә төшерә. Алар өчен ункөнлек дәвамында шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә төрле чаралар: спорт ярышлары, акцияләр, концертлар узачак.