Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә авыл хуҗалыгы хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр
2022 елның 2 декабре, җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты булды. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, хөкүмәттән куратор-Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнаштылар һәм авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. "Зәй районы Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгы муниципалитетларның берсе булып тора. Район башлыгы, аның командасы һәм аграрийлары тырышлыгы белән сез куелган планканы киметмисез, беркайчан да бер урында тормыйсыз, эштә яңа алымнар эзлисез, сыйфатны яхшыртасыз һәм алынган продукция күләмен арттырасыз», - дип билгеләде Иван Николаевич. Шулай ук бәйрәм кунакларын «АГРОСИЛА» АҖнең "Чаллы элеваторы" ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча генераль директор урынбасары Фәнис Газетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов һәм башка рәсми затлар котлады. Районның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Россия, республика һәм район дәрәҗәсендәге бүләкләр белән бүләкләнделәр. «Зәй шикәре» агрофирмасы ҖЧҖ тракторчы –машинисты Марс Никодимов «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы», «АГРОСИЛА» АҖ үсемлекчелек бүлегенең әйдәп баручы агрономы Ренат Әхмәтшин «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» мактаулы исеменә лаек булдылар. "Россия шикәр сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре» исеменә «Чыбыклы» һәм «Кадер» ҖК идарәчеләре Семен Агеев һәм Рашат Саматов лаек булды. ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты «Агросила-логистика» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Илдус Хәйруллинга бирелде. «Зәй шикәре агрофирмасы» ҖЧҖнең әйдәп баручы инженер –энергетигы Виктор Рязанов, «Восток агрофирмасы» ҖЧҖнең әйдәп баручы агрономы Инсаф Сафин, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Әлфия Билданова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. 6 кешегә район башлыгы Мактау грамотасы тапшырылды. Алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләре, терлек азыгы әзерләү, шикәр чөгендерен җыю механизаторлары, машина белән саву операторлары акчалата премияләр белән бүләкләнде. 3500 тоннадан артык ашлык суктырган комбайнчыларны бүләкләү бәйрәмнең кульминациясе булды. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм дәвамында якташыбыз Ясмин, татар эстрадасы җырчысы Рөстәм Насыйбуллин, «Энергетик» мәдәният сараеның хореография һәм вокал коллективлары үзләренең матур чыгышлары белән сөендерделәр. Тантанада катнашучыларга хезмәтләре, уңышлары, крестьян һөнәренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерделәр, барысына да сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе һәм яңа хезмәт уңышлары теләделәр!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
"10 000 адым – сәламәтлеккә бер адым"
7 апрельдә Россиядә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән традицион "Тормыш өчен 10 000 адым" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды. Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көнне үз сәламәтлекләрен кайгыртудан башларга булдылар.
Зәйдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында чаралар узды
Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр зарядкасы һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!
Зәйдә яшь гаиләләргә яңа туган балалары өчен әйберләрне прокатка алырга мөмкин
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз