Район башлыгы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Президиумы утырышында катнашты

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең  сәяси советы Президиумы утырышы узды. Утырышта төбәк сәяси советы президиумы эшенә йомгак ясалды. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән Луган Халык Республикасы халкына гуманитар ярдәм оештыру һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү. Утырыш эшендә Зәй муниципаль районы башлыгы-партиянең Зәй җирле бүлекчәсе сәркатибе Р.Г. Кәримов та катнашты. Район башлыгы Россия Федерациясе махсус хәрби операциясендә катнашучы хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә һәм башка мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәткәне өчен, «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы сәркатибе А. А. Турчикның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе - партиянең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International