Хәрби дан музеена экскурсия

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген инвалидлар декадасы кысаларында «Гвардия» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Виктор Никифоров «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Хәрби Дан музеенда тематик лекция үткәрде. Ел саен "Гвардия" эзләү отряды әгъзалары Сталинград сугышы барган җирләрдә казулар үткәрә. Виктор Михайлович балаларга Россиядә эзләү хәрәкәте турында сөйләде һәм Волгоград өлкәсендәге сугыш кырларында эзләүчеләр тапкан артефактларны тәкъдим итте. Эзләү отряды эшендә иң мөһиме - һәлак булганнарның исемнәрен ачыклау, туганнары белән элемтәгә керү һәм барлык хәрби хөрмәтләр белән Ватаныбыз геройлары җәсәдләрен җиргә иңдерү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International