Зәйдә ТР Дәүләт Советы депутаты халыкны кабул итте

2022 елның 2 декабре, җомга
Бүген Зәй җирле «Бердәм РОССИЯ» партиясенең кабул итү бүлмәсендә социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов зәйлеләрне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин белән берлектә кабул итте. Зәйлеләр Илшат Юныс улына иң мөһим проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр: торак мәсьәләсе, Кармалка авылының Татарстан Республикасына кушылуы һәм башкалар. -Халыкны кызыксындырган сорауларның күпчелеге катлаулы. Алар барысы да минем контрольгә алынды һәм җентекләп эшләнәчәк, - дип белдерде VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International