29 ноябрь көнне кинотеатрда Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы доценты, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе театр әһелләре берлеге әгъзасы, «Тарлан» фильмы режиссеры Юлия Захарова белән иҗади очрашу булды. «Тарлан» фильмы - «Татаркино»сы һәм Казахстан Almapictures уртак проекты, 2022 елда XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп номинациясендә тәкъдим ителде һәм «Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясенә лаек булды. Фильм Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча төшерелгән һәм авыл малае белән колынның дуслыгы турында сөйли. "Тарлан" фильмын тамашачы бер сулышта карады! Соңыннан Юлия Захарова зәйлеләргә фильм төшерүнең нечкәлекләре һәм кызыклы тарихы турында сөйләде. Тамашачылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, кино өчен рәхмәт әйттеләр һәм яңа эшләрдә иҗади уңышлар теләделәр!