Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
«Мөмкинлекләре-чикле, сәләтләре- чиксез»
2022 елның 3 декабре, шимбә
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Ункөнлек җәмгыятебезгә янәдән аларга даими игътибар бирү, социаль яклау кирәклеге турында искәртә. 2 декабрь көнне С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә «Мөмкинлекләре-чикле, сәләтләре- чиксез» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарага инвалидлар һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятьләре әгъзалары, «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенә йөрүчеләр чакырылган иде. Шулай ук кичәдә Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Гущин И. Н. һәм Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин П. С. катнашты. Алып баручылар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормыш авырлыкларын җиңеп спорт, рәсем, әдәбият кебек өлкәләрдә үз урыннарын табулары турында сөйләделәр. Нәкъ менә шундый кешеләр һәркем өчен үрнәк булып тора да инде! Китапханә фойесында мөмкинлекләре чикле кешеләрнең «Творение души и рук» дип аталган декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук кичәдә катнашучыларга «Безгә яшәргә яхшылык булыша» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чарада игелек, мәхәббәт һәм бәхет турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм Тәслимә Гәрәева башкаруындагы музыкаль номерлар чакырылган кунаклар күңеленә хуш килде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
апрель, 2026 ел
Чүп түгел - икенчел чимал! Беренчеләр ничек 5 сыйныф укучыларын планетаны сакларга өйрәтә
6 мәктәптә балалар күңелендә бик озакка истә калачак экология дәресе үтте! 5 нче сыйныф укучылары, Беренчеләр хәрәкәтендә катнашучылар, тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе Рудакова Е.В. белән бергә «Чүп-чарны аерым җыю» темасына дәрес үткәрделәр.
"10 000 адым – сәламәтлеккә бер адым"
7 апрельдә Россиядә халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән традицион "Тормыш өчен 10 000 адым" дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе узды. Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көнне үз сәламәтлекләрен кайгыртудан башларга булдылар.
Зәйдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында чаралар узды
Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр зарядкасы һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!
Зәйдә яшь гаиләләргә яңа туган балалары өчен әйберләрне прокатка алырга мөмкин
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз