ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе
17 нче апрельдә Зәйнең 4нче урта гомуми белем мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары чүп-чарны аерым җыю буенча экологик акциядә катнаштылар.

19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе
19 апрельдә «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында район җитәкчелеге һәм «Җылы Зәй» хәйрия фонды инициативасы белән 2023 елның 10 апреленнән районда узган «Халык бердәмлегендә – ил бердәмлеге» хәйрия марафонына йомгак ясалды.
19 апрельдә Югары Баграж авылында район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий фатихасы белән иске Троица чиркәүен торгызу эшләрен башлау турында карар кабул ителде.
Бүген район хакимиятендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы җирле үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Быел информатика һәм ИКТ буенча төп дәүләт имтиханын беренче тапкыр компьютер формасында 267 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра.
18 апрельдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә, Казанда яшәп иҗат итүче яшь язучылар белән, «Йолдызлар шулай куша» дип исемләнгән әдәби очрашу узды.
Чишмәләр-су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, табигать чарасы да ул.
19 нчы апрельдә Кадер урта гомуми белем мәктәбендә 6-8 нче сыйныф укучылары, укытучылар катнашында язгы өмә үтте.
19 апрельдә хакимиятнең зур залында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм районның оператив төркеменең террорчылык һөҗүмнәренең потенциаль объектлары һәм кешеләрнең күпләп булу урыннары җитәкчеләре, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында уртак утырышы узды.

18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Яшьләр (яшүсмерләр) клубында чираттагы ЭКО – «Үз эко-уены» чарасы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International