Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Үзәк китапханәдә Казанда яшәп иҗат итүче яшь язучылар белән әдәби очрашу узды
2023 елның 19 апреле, чәршәмбе
18 апрельдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә, Казанда яшәп иҗат итүче яшь язучылар белән, «Йолдызлар шулай куша» дип исемләнгән әдәби очрашу узды. Китапханәдә кунакта шигърият өлкәсендә – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә, журналистикада – Флорид Әгъзамов премиясенә, «Иделем акчарлагы» бәйгесендә проза жанрында I урынга лаек булган, «Таян Аллага» әдәби бәйгесендә Грант-при иясе - Алинә Бикмуллина һәм Казан шәһәренең «Шәһри Казан» газетасының талантлы журналисты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Дания Нәгыйм - Галәутдинова булдылар. Алинә Бикмуллина «Йолдызлар шулай куша» китабы авторы. Ул 2020 нче елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән һәм тиз арада үз укучысын тапкан басма. Әсәрдә шук, шаян, теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмый торган Шәмси турында сүз бара. Дания Нәгыйм «Бөртекләп җыелган гомер» китабы авторы. Китапның төп герое – Омскида, десантчылар казармасы ишелеп, аякларын югалтса да, батыр рухлы булып кала алган – спортчы, блогер Рөстәм Нәбиев турында. Кичә барышында, яшь язучылар укучыларга үзләренең балачаклары, китап язу һәм аны бастыру, киләчәккә планнары турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Язучыларыбыз прозадан тыш, берсеннән-берсе матуррак шигырьләр дә иҗат итәләр. Тамашачылар игътибарына, кунакларыбызның шигърләрен китапханәчеләр тәкъдим иттеләр. Кичә бик җылы мөгәлләмәдә үтте.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә узды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан китапханә хезмәткәрләре «Яшьләр» паркында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» дип исемләнгән шигъри кичә уздырдылар.
Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм: табигатьне бергәләп сакларга өйрәнәбез
Зәй шәһәренең 5нче мәктәбендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Яшь тикшеренүчеләр өчен экотуризм» программасы гамәлгә ашырыла. Аның максаты-мәктәп укучыларында экологик культура һәм туган як табигатенә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
4
май, 2026 ел
Район башлыгы "Зәй крекеры" ның перспективаларын бәяләде
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй крекеры»кондитер фабрикасында булды. Эш сәфәре барышында ул предприятие җитәкчелегендә очрашты, агымдагы елга җитештерү планнары белән танышты.
Зәйдә традицион массакүләм велоузыш узачак
Зәйдә традицион массакүләм велоузыш узачак
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз