«Яшел яз - 2022» Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында, Югары Шепкә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары мәктәп ишегалды территориясен һәм янәшәсендәге территорияне җыештыру буенча экологик өмәдә катнаштылар.
«Эковесна-2022» республика акциясе кысаларында, Балалар иҗат йортының «Всезнайка» мәктәпкә балалар әзерләү төркеменә йөрүче укучылары «Изге капкачлар» дип исемләнгән экологик-хәйрия проектында катнаштылар.
Экологик икеайлык кысаларында, Югары Шепкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Ләйсән» балалар бакчасында тематик экология атнасы үткәрелде. Аның барышында танып-белү эшчәнлеге буенча танып-белү циклы, экологик тематика буенча интеллектуаль уеннар, планетаның, илнең, төбәкнең глобаль экологик проблемаларын һәм аларны чишү юлларын күрсәтүче иллюстрацияләр, видеофильмнар күрсәтелде.