Зәйдә террорчылыкка каршы комиссиянең һәм районның оператив төркеменең уртак утырышы узды

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе
19 апрельдә хакимиятнең зур залында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм районның оператив төркеменең террорчылык һөҗүмнәренең потенциаль объектлары һәм кешеләрнең күпләп булу урыннары җитәкчеләре, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында уртак утырышы узды. 1 майда Яз һәм хезмәт бәйрәменә, 9 Майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү кысаларында объектларның террорчылыкка каршы сакланышын көчәйтү мәсьәләләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International