Чишмәләр-су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, табигать чарасы да ул. Чыбыклы авылы да чишмәләргә бай. Авылның иң изге газиз бер өлеше итеп, яратып, халык чишмәләргә ягымлы исемнәр дә кушкан, шуларның берсе - Хәния чишмәсе.Ул авылыбзга иң якын чишмәләрнең берсе.Урманнарда, болыннарда, басуларда йөреп, сусаганнар, читтән кайткан кунаклар да арган җаннарына чишмә суыннан көч алып, аның янында ял итеп китәләр. Чишмәләр ага башлаганга, күп еллар үтте, элекке матурлыклар югала бара, сулары кими, чишмә башлары томалана. Шул уңайдан Чыбыклы мәктәбе укучылары бүген чишмәдә өмә ясадылар. Алар чишмә территориясен корыган үләннәрдән, чүпләрдән, чишмә башын мүкләрдән арындырдылар. Укучылар да укытучылар да бар күнелләрен биреп эшләделәр. Безнең төп бурыч - туган якның чисталыгын һәм тәртибен саклау, табигать матурлыгын саклыйк, ул чакта киләчәк буын безгә рәхмәтле булыр, - диләр мәктәп укучылары.