ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе
6 июльдән 9 июльгә кадәр «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә бөтенроссия "Кыр көне" узды. Анда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең зур делегациясе катнашты.
8-9 июльдә Түбән Новгородта билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды, анда Зәй спортчысы Ибраһимов Җәмил 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә егетләр арасында 1 урынны алды.
7 июльдә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә стартлары» спорт чарасы узды. Чара «Демография» милли проектының максатларын үтәүгә юнәлдерелгән.

8
июль, 2023 ел
шимбә
7 июльдә “Энергетик” мәдәният йорты мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта озак еллар яшәүче 9 гаилә катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бүләк ителде. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлау сүзләрен барлык гаиләләргә әйтеп үтте һәм Трошиннар Александр Михаил улы һәм Людмила Николай кызы гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.
6 июньдә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә «үзенчәлекле» балаларның ата-аналары, социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучылар белән берлектә чара узды. Очрашу Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.

7
июль, 2023 ел
җомга
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе «Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсендә катнаша, ул 6-9 июльдә «Казан-экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. Делегация составына механизаторлар, җитештерү комплекслары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре керде.

3 һәм 4 июльдә Казанда Россиядә иң популяр кулинар юнәлешкә нигез салган Константин Ивлев катнашында «Пятница» федераль телеканалының күңел ачу программасы төшерелде. Проект авторлары Сабантуй вакытында татар халкының милли колоритын һәм традицияләрен, аш-сулары һәм мәдәнияте үзенчәлеген күрсәтергә ниятли. Аларга районыбыз мәдәният хезмәткәрләре ярдәм итте.


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе
Бүген "Факел" балалар ял лагеренда Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Зәй муниципаль районында Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елына багышланган балалар сәламәтләндерү лагерьлары фестивале узды.

5
июль, 2023 ел
чәршәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов төзелә торган бассейнның подрядчы оешмасы генераль директоры Рәүф Галләмов белән очрашты. Спорт объекты 35-нче бистәдә «Сәламәтлек мәктәбе» территориясендә урнашкан. Социаль әһәмиятле объектны төзү район башлыгының даими контролендә тора.
Бүген хакимиятнең зур залында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча район комиссиясе утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International