Зәйдә үрнәк гаиләләр хөрмәтләнде

2023 елның 8 июле, шимбә

7 июльдә “Энергетик” мәдәният йорты мәйданында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта озак еллар яшәүче 9 гаилә катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бүләк ителде. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлау сүзләрен барлык гаиләләргә әйтеп үтте һәм Трошиннар Александр Михаил улы һәм Людмила Николай кызы гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды.

Истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре белән озак еллар уртак гаилә традицияләре, мәнфәгатьләре берләштергән үрнәк гаиләләр: Илгиз Лотфулла улы һәм Роза Зәки кызы Хаджаевлар, Владимир Николаевич һәм Гөлсәрия Нургали кызы Фирстовлар, Виктор Эдуардович һәм Лилия Зәки кызы Доршлар, Виктор Николаевич һәм Луиза Агапьевна Лапиннар, Мансур Салих улы һәм Раниза Ранас кызы Нуруллиннар, Вячеслав Валерьевич һәм Наталья Николаевна Аксаковлар, Эдуард Всеволодович һәм Гүзәл Гаптрафик кызы Антоновлар бүләкләнде.

Чара программасы җырлар - биюләр белән аралашып барды. Шулай ук бәйрәмдә гаилә фотозонасы булдырылды, аның янында бәйрәмнең барлык кунаклары үз гаиләләре белән истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International