Зәйдә коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды

2023 елның 5 июле, чәршәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча район комиссиясе утырышы узды. Утырыш барышында финанс-бюджет палатасы рәисе тыңлаучыларга бюджет акчаларын максатчан файдалануга һәм рациональ тотуга эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен җиткерде; кече һәм урта бизнес субъектларына эшкуарлык эшчәнлеген үстерүдә ярдәм күрсәтүдә район Башкарма комитеты тарафыннан күрелә торган чаралар турында икътисад бүлеге башлыгы сөйләде; яшьләрне коррупциягә каршы агарту буенча яшьләр һәм волонтерлар берләшмәләре эшчәнлеге турында мәгълүмат белән яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы таныштырды. Моннан тыш, сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция күренешләрен кисәтү чараларын гамәлгә ашыру турында Зәй район үзәк дәваханәсе баш табибы хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International