3 һәм 4 июльдә Казанда Россиядә иң популяр кулинар юнәлешкә нигез салган Константин Ивлев катнашында «Пятница» федераль телеканалының күңел ачу программасы төшерелде. Проект авторлары Сабантуй вакытында татар халкының милли колоритын һәм традицияләрен, аш-сулары һәм мәдәнияте үзенчәлеген күрсәтергә ниятли. Аларга районыбыз мәдәният хезмәткәрләре ярдәм итте.
- Мондый әһәмиятле проектны төшерүдә катнашудан без онытылмаслык тәэсирләр алдык, әмма программа эфирга чыкканчы, серләрне ачу хокукыбыз юк, - ди Югары Пәнәче авыл мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.
-Барысы да иң югары дәрәҗәдә оештырылган иде, иртәнге 7 дән кичке 7 гә кадәр эшләсәк тә, армадык. Иң сокландырганы- төшерү төркеменең проектта катнашучыларга карата хөрмәтле, итагатьле карашы. без аларга Казан Сабантуенда нәкъ менә безнең ишегалдын сайлап алулары өчен рәхмәтле, -ди район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина.
Проектны төшерүдә район мәдәният йортының 15 кешедән торган "Мизгелләр" фольклор коллективы катнашты. Тапшыру сентябрьдә эфирга чыгачак.