Зәй делегациясе «Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсендә

2023 елның 7 июле, җомга
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендәге Зәй делегациясе «Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсендә катнаша, ул 6-9 июльдә «Казан-экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза. Делегация составына механизаторлар, җитештерү комплекслары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре керде. Ел саен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырыла торган “Бөтенроссия кыр көне" чарасы үз мәйданчыгында федераль һәм төбәк хакимият органнары, аграр бизнес һәм фән, тармак берлекләре һәм финанс структуралары вәкилләрен җыя. Күргәзмәнең беренче көнендә авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе утырышы, шулай ук аграрийларга дәүләт ярдәменә һәм агро иминиятләштерүгә багышланган түгәрәк өстәлләр узды. Шулай ук игенчелек буенча X Россия ачык чемпионаты һәм сөт продуктивлыгы юнәлешендәге нәселле хайваннарны үрчетү буенча Бөтенроссия конкурсы старт алды. «Бөтенроссия кыр көне-2023» күргәзмәсендә катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләве җиткерелде, анда ул мондый чаралар авыл хуҗалыгы белән бәйле һөнәрләрнең абруен күтәрүгә, тармакка талантлы, энергияле, максатчан яшьләрне җәлеп итүгә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте. Бүген Бөтенроссия кыр - 2023 көнен ачу һәм АПКның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкиле дә булуы сөендерә. "Зәй" агрофирмасының тракторчы-машинисты Хәлил Уразманов Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Аграр мәсьәләләр комитетының Рәхмәтенә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International