Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында балалар сәламәтләндерү лагерьлары фестивале узды
2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе
Бүген "Факел" балалар ял лагеренда Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Зәй муниципаль районында Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елына багышланган балалар сәламәтләндерү лагерьлары фестивале узды. Әлеге фестиваль районда беренче тапкыр үткәрелә һәм анда «Йолдызлык», «Факел», «Ялта-Зәй» балалар сәламәтләндерү лагерьларыннан 150дән артык бала катнашты. Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы, Зәй муниципаль районы Советы каршындагы Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт һәм милли сәясәт буенча даими комиссия рәисе – атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, Россиянең Мактаулы «Динамовчысы», Россия чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы Галиев Эдуард Шәйхенур улы, «Челтәр компаниясе» АҖ Түбән Кама электр челтәрләре филиалы директоры Галимов Алмаз Ибраһим улы һәм «Татнефть» ААҖ профкомы рәисе урынбасары Хамадьяров Рифдар Рифкать улы әлеге фестивальнең мактаулы кунаклары булдылар. Балалар спорт ярышларында, иҗади конкурсларда ярыштылар, шулай ук интерактив мәйданчыклар эше, балалар сәламәтләндерү лагерьлары командаларының иҗади чыгышлары оештырылды. Барлык мәйданчыклар иҗади сәләтләрне үстерүгә һәм физик сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән иде. Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урынны берьюлы ике балалар сәламәтләндерү лагеры: «Йолдызлык» һәм «Факел» алды, ә икенче урынга «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәге лаек булды. Барлык катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Фестиваль балаларга мондый зур лагерьара чараларда катнашуның кыйммәтле тәҗрибәсен бүләк итте, ә иң мөһиме – һәр катнашучы уңай хис- кичерешләрдә коенды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз