Яңа бассейн төзелеше район җитәкчелеге контролендә

2023 елның 5 июле, чәршәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов төзелә торган бассейнның подрядчы оешмасы генераль директоры Рәүф Галләмов белән очрашты. Спорт объекты 35-нче кварталда «Сәламәтлек мәктәбе» территориясендә урнашкан. Социаль әһәмиятле объектны төзү район башлыгының даими контролендә тора. Разиф Гали улы Рәүф Әлмөхәммәт улы белән бергә төзелеш эшләренең барышы белән танышты, шулай ук җитәкчеләр эш графигы һәм аларны башкару вакыты турында фикер алыштылар. Объектта төзелеш эшләре тәмамлануга бара. Разиф Гали улы объектка якын территориядә тәртип урнаштыру кирәклеген билгеләп үтте. Якын арада бу эшләр башкарылачак. Объектта район башлыгы белән бергә район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев та булды. Җаваплы хезмәткәрләргә тиешле йөкләмәләр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International