ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Зәй муниципаль районының махсус операциядә катнашучы хәрбиләренә «Батырлык өчен» медале һәм «Сугыш хәрәкәтләре ветераны» таныклыгы тапшыру тантанасы булды.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримовның «Зәй ХПП» ААҖ хезмәт коллективы белән очрашуы булды. Разиф Гали улы коллективны районның 2023 елгы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнары белән таныштырды.

17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе
Бүген үзенең 75 яшьлек юбилеен Татарстан Республикасының атказанган табибы, 50 елдан артык стажы булган табиб - стоматолог Рәхимә Хәмзә кызы Гомәрова билгеләп үтә.
2024 елның 14-16 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге»нең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен математика буенча «Олимпка юл» республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.
“Мәгариф” милли проекты кысаларында мәктәпләрнең “Үсеш ноктасы” үзәкләре заманча җиһазландырылды.

16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Атна башыннан районның мәгариф учреждениеләрендә танылган якташыбыз, татар җәмәгать эшлеклесе, режиссер, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла белән очрашулар башланды.

Бу көннәрдә Зәй "Шатлык" комплекслы үзәге карамагында социаль хезмәт алучы Корноухова Мария Степановнага 95 яшь тулды.

15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Зәй-2 микрорайонында яшәүче хезмәт ветераны Мөхәммәтгалиева Тәзкирә Ширияздан кызына 95 яшь тулды.

2024 елның 9-12 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Бүген район җитәкчелегенең хезмәт коллективлары, шәһәр һәм район халкы белән традицион очрашулары башланды, анда проблемалар турында фикер алышалар, узган елда башкарылган эшкә йомгак ясыйлар һәм алдагы елга бурычлар билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International