Татарстан Республикасының Атказанган табибы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген үзенең 75 яшьлек юбилеен Татарстан Республикасының атказанган табибы, 50 елдан артык стажы булган табиб - стоматолог Рәхимә Хәмзә кызы Гомәрова билгеләп үтә. Зәйдә халыкның күпләре аны ишетеп кенә белми. Бу еллар эчендә аның кайгыртучан куллары аша йөзләрчә мең кешеләр дәваланган. Ул районда -хөрмәтле табибларның берсе, гомере буе яраткан эшенә тугрылыклы булып калган. Рәхимә Хәмзә кызы Ульяновск өлкәсенең Радищевский районы Богдановка авылында туган. 1973 елда Казан дәүләт медицина институтының «Стоматология» бүлеген тәмамлаганнан соң, бер ел Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә эшли. Аның бөтен алдагы тормышы Зәй белән бәйле: 1974-1981 елларда Рәхимә Хәмзә кызы Зәй үзәк район хастаханәсе табиб - стоматологы, 1981-2020 елларда поликлиниканың стоматология бүлеге мөдире, бүгенге көнгә кадәр теш табибы булып эшләвен дәвам итә. Рәхимә Гомәрова күп кенә яшь табибларның остазы, ул алар белән үзенең эш тәҗрибәсе һәм белемнәре белән бик теләп уртаклаша, үз эшләрен сыйфатлы башкарырга һәм иң элек үз пациентларына кайгыртучанлык күрсәтергә өйрәтә. "Чын табиб өчен медицина һөнәрдән күбрәк-ул яшәү рәвеше", - дип кабатларга ярата Рәхимә Гомәрова. Рәхимә Хәмзәевнаның фидакарь хезмәте күп тапкырлар дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелә. Хөрмәтле табиб-стомотолог күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Сәламәтлек саклау отличнигы»билгесе белән бүләкләнә. 1998 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән халык сәламәтлеген саклау өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа «Татарстан Республикасының Атказанган табибы»исеме бирелә. Рәхимә Хәмзә кызын 75 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе һәм җирдәге барлык яхшылыкларны телибез ! #марафон хезмәте #хезмәт кешеләренә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International