Зәйдә озын гомерле ветеранны котладылар

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Зәй-2 микрорайонында яшәүче хезмәт ветераны Мөхәммәтгалиева Тәзкирә Ширияздан кызына 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Р. Г. Кәримов исеменнән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлады: «Сезнең 95 яшьлек юбилеегыз уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларыбызны кабул итегез! Күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт, Сезгә район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов исеменнән хөрмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерәсем килә. Озак елларга җитәрлек сәламәтлек, иминлек, якын кешеләргезнең ярдәме һәм игътибарын тоеп, иртәгәсе көнгә ышаныч белән, озын, бәрәкәтле гомер итәргә язсын!- диде Петр Сергеевич. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырылды, шулай ук аның хөрмәтенә автоклуб артистлары башкаруында матур җырлар яңгырады. Тәскирә Мөхәммәтгалиева Апач авылында туган, сугыш елларында яшьтән колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ире белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган. 1965 елда Зәй шәһәренә күченеп, озак вакыт төзелеш оешмасында бетончы булып эшләгән. Ире Мөхәммәтзәки белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр: 4 кыз, 1 ул. Бүген Тәскирә Ширияздан кызы кызлары тәрбиясендә яши, ул искиткеч кайгыртучан әни, әби һәм 5 онык һәм 5 оныкчыкның дәү әбисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International