Зәйдә танылган якташыбыз Рабит Батулла белән очрашулар уза

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Атна башыннан районның мәгариф учреждениеләрендә танылган якташыбыз, татар җәмәгать эшлеклесе, режиссер, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла белән очрашулар башланды. Рабит ага туган районына мәктәп укучылары һәм өлкәннәр белән очрашулар оештыру өчен махсус килгән, аның үсеп килүче буынга һәм җәмәгатьчелеккә әйтер сүзе бар, һәм ул тыңлаучыларының теләсә нинди сорауларына җавап бирергә әзер. Беренчеләрдән булып, 15 гыйнварда хөрмәтле кунак белән Аксар һәм Югары Шепкә мәктәпләре коллективлары очрашты. Бүген очрашулар Югары Мәлем һәм Сарсаз-Багряж мәктәпләрендә узды. Һәр җирдә очрашулар бик җанлы уза, язучы үзенең кабатланмас кызыклы чыгышлары, сөйләм осталыгы һәм киң белемнәре белән укучыларны җәлеп итә. Аның әйткән һәр сүзе үзенең кечкенә Ватанына һәм туган теленә мәхәббәт белән сугарылган. Шулай ук Рабит ага укучыларның сорауларына рәхәтләнеп җавап бирә. Атна ахырына кадәр язучы белән очрашулар Бигеш, Кадер, Түбән Биш мәктәпләрендә һәм татар гимназиясендә узачак. Өлкәннәр өчен авыл китапханәләрендә чаралар оештырылачак һәм Суббух Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә тәмамланачак. Чара 19 гыйнварга планлаштырылган, 13:00 сәгатьтә башлана. Бу очрашулар күңелләрдә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International