2024 елның 9-12 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар: Вафина Энҗе - Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 11 сыйныф укучысы, Карева Ирина- 7нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы булдылар. Инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерларын әзерләгән инглиз теле укытучылары: Ласточкина Маргарита Петровна һәм Ханнанова Эльвира Миңнеслам кызы.